Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Гаиләләргә ярдәм дәвам итә

ЗАГС бүлеге никах теркәү залында сишәмбе көнне чираттагы тапкыр тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшыру булды.

Биш яшь гаилә - Урта Девятоводан Сарбаевлар, Нармонкадан Лотфуллиннар, Столбищедан Хәммәтгалиевлар һәм Совковлар, Лаештан Вахидовлар өчен тантананың 14 февральгә - Гашыйклар көненә һәм Лаеш районының 85 еллыгына туры килүе үзенчәлекле булды.

Яшь әти-әниләр сүзләре буенча сертификатны мондый көндә алу икеләтә куаныч. Сертификат буенча алынган акчалар гаиләләренең хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәр. Гаиләләрне ЗАГСка икенче бала табулары китергән. 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы федераль закон буенча районда 866 гаилә ана сертификаты алды. Шуларның 247сен торак шартларын яхшыртуга файдаланганнар, ә бу 82 миллион 436 мең сум. Сертификатлар тапшыру өчен чакырылган гаиләләрнең 5се дә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тотарга ниятлиләр. Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина әйтеп үткәнчә, 600дән артык кеше әлегә ана капиталыннан файдаланмаган. Чара барышында гаилә капиталы акчаларын нинди максатларда тотарга булуы хакында искәрттеләр, 2012 елда ана капиталы күләме 387 мең 640 сум 30 тиен тәшкил итә. Ана капиталын тотуның төп юнәлешләре: торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү, хезмәт пенсиясенең туплау өлешенә кертү. Тормыш күрсәткәнчә, сертификат алган гаиләләр өчен аны торак шартларын яхшыртуга тоту дөрес.

Сертификатлар тапшыру тантанасында катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев тантана гаепчеләрен гаилә ишәю белән котлады һәм парларга гаилә бәхете, балалар тәрбияләүдә уңышлар, дәүләт ярдәменнән дөрес файдалануларын теләде. Бүген торак төзүгә, квартир алуга акча кертү өчен иң яхшы вакыт, моның өчен районда мөмкинлекләр бар.

Нармонкадан килгән Лотфуллиннар гаиләсе аеруча игътибар үзәгендә булды, аларның ай ярымлык кызлары 3 гыйнварда Лаеш районының 85 еллыгы билгеләп үтелгән елда беренче булып дөньяга аваз салган. Тантана барышында Элина әтисе кулында тәмләп йокласа да бу хакта аңа матур итеп бизәлгән туу турында таныклыгы искәртер, аны ата-анага район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

Бу көн Лаешта яшәүче Силаковлар һәм Повереновлар өчен дә истәлекле булды, алар юбилей елында шул тәртиптә бергә яши башлауларының 55 һәм 50 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантана гаепчеләренә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капитал ЗАГС гаилљ