Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

БДИ – авырткан урын

Үткән чәршәмбедә район мәгариф бүлеге үзенең 2011 елдагы эше турында хисап тотты. Киңәшмәдә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ФСХ ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашты.

Мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләп, бүлек начальнигы Анатолий Новиков "Бәләкәч" программасын үтәү нәтиҗәләренә тукталды, аның ярдәмендә 180 балага өстәмә 9 төркем ачылган. Әмма әлегә балаларны бакчага урнаштыруга чират бар. 640 бәләкәч бакчаларда урын көтә, шуларның 301е яшь ярымнан җиде яшькәчә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, районда мәгариф системасын камилләштерү буенча күп эшләнә. База мәктәпләрдә шартларны яхшырту өчен республика хөкүмәте 10 миллион сум акча бүлгән. Алар биш мәктәпнең түбәсен, тәрәзә блокларын һәм электр үткәргечләрне алыштыруга тотылган. 2011 елның беренче сентябреннән мәктәп автобуслары саны 7 дән 11 гә арткан, алар 12 маршрут буенча 303 баланы йөртә. Компьютерлаштыру кызу темпта бара. Район мәктәп-ләрендә бер заманча компьютерга 7 укучы (ТРда - 9) туры килә. Фән кабинетлары өчен 45 комплект интерактив җиһаз куелган, Столбище мәктәбенең ике сыйныфында "Электрон дәреслек" проекты тормышка ашырыла һәм башкалар.

2012 елда мәгариф бүлеге алдында зур бурычлар тора, шул исәптән Рождествено, Комлы Ковали, Кече Елга мәктәпләрен ремонтлау, Комлы Ковалида 140 урынга балалар бакчасы төзү. Боларның барысы мәгариф системасын модернизацияләүгә ярдәм итәчәк. Әмма БДИ нәтиҗәләре элеккечә өметләрне акламый. Күп фәннәр буенча безнең район яхшы урында түгел. Михаил Афанасьев та шуны әйтеп үтте: "Нәтиҗәләр шундый булганда тагын нәрсә турында сөйләп була?".

Район башлыгы укытучылар алдына БДИның түбән нәтиҗәләре сәбәпләрен анализлау, нәтиҗә ясау һәм проблеманы чишү юлларын табу бурычы куйды. Ул уңышлар турында гына түгел, мәгариф системасы алдында торучы проблемалар турында да ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды: "Мәсьәләне дөрес куя белергә кирәк, шул исәптән минем алдыма да". М.Афанасьев укытучы кадрларны әзерләүнең торышына кагылды, район мәктәпләре өчен яшь белгечләр эзләү һәм аларны җәлеп итү буенча аерым эш алып барырга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны шәхси балалар бакчалары киметә алыр иде, алар шактый көндәшлеккә сәләтле була алалар. "Безгә балалар бакчалары эшенә чынлап торып алынырлык кыю кешеләр кирәк. Ә без алар башлангычын хуплаячакбыз", - дип ышандырды М.Афанасьев. Узган ел уңышларын билгеләп, башлык мәгариф бүлеге эшен тулаем алганда "канәгатьләнерлек" дип бәяләде.

Аннан соң педагоглар сорауларына җавап бирде. Аларны аерым алганда мәктәп туклануының сыйфаты, әлеге отчет җыелышы үткән Лаешның сәнгать мәктәбендәге түбән температура һәм башка мәсьәләләр борчый. Хезмәтендә уңышларга ирешкән педагогларны район башлыгы һәм мәгариф бүлеге рәхмәт хатлары белән бүләкләү иң күңелле мизгел булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отчет лаеш мәгариф

2
X