Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Статистика тынычландырмый

2011 елда исерек хәлдәге 10 машина йөртүче һәлакәт гаепчеләре булды. Шулай ук тиеш булмаган урында юл аркылы чыкканда исерек хәлдәге бер җәяүле һәлак булды.

Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балалар саны арта. 2010 елда балигъ булмаган 10 бала һәлакәткә эләккән, ә 2011 елда - 11, шул ук вакытта бер бала һәлак булган.

Хокук бозуларны ачыклауда видеотеркәү приборлары зур ярдәм итә. Мәсәлән, 2011 елда теркәлгән 32104 хокук бозуның 29 мең 31ен видеокүзәтү камералары "күргән". ЮХИДИ хезмәткәрләре 3073 беркетмә төзегән.

Сәбәбе автотранспорт чарасының каршы як хәрәкәт юлына чыгу булган һәлакәтләр саны да кимеми. Узган елның соңгы чәршәмбесе куркыныч фаҗига белән истә калды. Казан-Оренбург автоюлының 66 нчы километрында, Полянка авылы янында "Шевроле Ланос" автомобиле йөртүчесе "МАН" машинасын узганда каршы полосага чыга һәм "УАЗик" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә биш автомобиль һәлакәткә эләгә. Вакыйга урынында "КамАЗ" һәм "унлы" машиналары йөртүчеләре, шулай ук "Шевроле" пассажирлары - өч кешелек гаилә һәлак була. Ике пассажир һәм бер йөртүче төрле дәрәҗәдә зыян күрә. Шулай итеп, бер кешенең ваемсызлыгы өчен берничә кеше үз гомерләре белән түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеокүзәеү хәлакәт ваемсызлык