Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Столбищеда яңа офис ачтылар

Үткән чәршәмбедә Столбище авылы үзәгендә "Татэнерго" гимны аккордлары яңгыравында "Татэнергосбыт" ААҖнең Шәһәр яны клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге офисының яңа бинасы ишекләре ачылды.

Шәһәр яны офисының яңа бинага күчүенә "Татэнергосбыт" ААҖ ярдәм иткән. Тантана барышында әйтеп үтелгәнчә яңа бина төзүнең максаты бер- халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатларын яхшырту һәм уңайлы итү. 2000 елда оешкан Шәһәр яны офисы шушы көнгә кадәр Шәһәр яны электр челтәрләре бинасының арендага алган ике бүлмәсендә урнаша. Мондый шартларда клиентларга хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатлы булуы белән мактанып булмый. Столбищелыларның күбесе урнашкан урынга бәйле уңайсызлыкларга дучар була (бина Столбищега керү ягыннан иң читтә урнашкан). Шулай булса да Шәһәр яны офисы динамик үсә торган җирлектә хезмәт күрсәткән клиентлар саны елдан ел арткан. Бүгенге көндә 6 хезмәткәр 10 меңнән артык физик һәм 326 юридик затка хезмәт күрсәтә.

Бу районда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатын гарантияләүче икенче офис (беренчесе Лаеш зонасына хезмәт күрсәтә). Бинаны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев та шуңа басым ясады: "Соңгы вакытта җирлекләрендә уңай үзгәрешләр булган столбищелылар өчен шатбыз. Яңа офис ачу коллектив эшен тагын да нәтиҗәле, ә халыкка хезмәт күрсәтүне сыйфатлырак итәр дигән ышаныч бар".

Район җитәкчелегенең төзелеш дәвамында проектны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирүе, офисның эскизлары турында фикер алышу һәм аны раслауда катнашуы очраклы түгел. Бина төзелеше барышында хезмәттәшлек итүе һәм ярдәме өчен "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Марат Миңнебаев үз компаниясеннән Михаил Афанасьевка рәхмәт хаты тапшырды. Район җитәкчелеге катнашыннан башка объект төзелешен шундый кыска срокларда-ярты елдан ким вакыт эчендә тапшыру мөмкин булмас иде дип билгеләп үтте. Төзелеш фирмасы - "Энергострой плюс" ЧҖҖ адресына да күп кенә яхшы сүзләр әйтелде. Капиталь төзелеш буенча эшне сыйфатлы башкаруы һәм бинаны үз вакытында файдалануга тапшыруы өчен фирманың директор урынбасары Вячеслав Силантьев рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәһәр яны офисын тантаналы ачуның йомгаклау өлешендә төзүчеләр гадәттәгечә аның яңа хуҗаларына символик ачкыч тапшырдылар. Аннан соң олы кунаклар хуҗалар озатуында операцияләр залында, эш кабинетларында булдылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар. Соңыннан, өй туе хөрмәтенә һава шарлары белән бизәлгән бинага беренче клиентлар килә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татэнерго бина ачылу