Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Әти кайтты! Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән әтинең балалары белән очрашуы

Лаешта әтинең балалары белән күңелгә үтеп керерлек очрашуы булды. Максим Украинада сугышкан һәм ялга кайткан. Улы да, кызы да әтиләренең өйгә кайтканын белмәгәннәр. Ул аларга сюрприз ясарга булган.

Максим башта Лаеш урта мәктәбенә килә, анда аның өлкән улы укый. Бу дәрес бөтен сыйныф өчен онытылмаслык булды. Әтисен күргәч, бала аның янына ашыга. Әтисен бик нык кочаклый, әйтерсең лә ул юкка чыгачак дип курыккан. Бу очрашу шундый эчкерсез, шатлыклы булды! Россия солдатын сыйныфташлары алкышлар белән сәламләде. Малайның күңелгә үтеп керерлек реакциясенә күз яшьләрсез карап булмый.

Шуннан соң Максим балалар бакчасына бара. Һәм монда хисләр давылы: бала әтисен кочаклап, аның җилкәсенә салынды.

  • Исәнме, әти! Мин сине яратам!

Һәрбер хәрби кешебезгә исән-сау өйгә кайтуларын телибез. Хатыннары, уллары һәм кызлары, әти-әниләре янына кайтсыннар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция Лаеш урта мәктәбе