Баскетбол. УНИКС тарихта беренче тапкыр ил чемпионы булды
ВТБ Бердәм лигасы финалы Казан баскетболчыларының җиңүе белән тәмамланды.
УНИКС һәм Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы арасындагы матчы Баскет-Холлда 7 мең тамашачы катнашында узды. Казанлылар беренче минуттан ук 10-12 очко белән өстенлек ала һәм аны матч ахырына кадәр диярлек тота. Йомгаклау счеты 98:89 казанлылар файдасына. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Македониянең Уникс уенчысы Ненад Димитриевич булды, ул 34 очко җыйды.
Элегрәк УНИКС 6 тапкыр көмеш һәм 8 тапкыр бронза медаль яулаган.
Фото: УНИКС БК матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев