3 майда Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәп китапханәсенә «РГСУның фәнни полкы» китабын тапшырдылар
Җыентыкта Борис Кузнецовның биографиясе һәм аның хәрби батырлыгы турында тарих бар.
Ул 17 яшендә фронтка китә. Курск сугышында, Румынияне, Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Ленинград, Берлин өчен сугышларда катнаша. Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча актив эш алып бара. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия. Пенсиягә чыккач, Борис Кузнецов Лаешта яши. Мәктәптә еш кунак була. Укучылар аның батырлыгына багышланган почмак ясадылар.
Мәктәп директоры Зөлфия Газизуллинага Россия Дәүләт социаль университеты коллективыннан әлеге проектны үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм ярдәме өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев