Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

ТР министрлар Кабинетында халыкара икътисадый форум темасына брифинг узды

18 майда Казанда “Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum” ХIV халыкара икътисадый форумы үз эшен башлый.

Министрлар Кабинетында узган брифингта форум кысаларында мәдәни һәм туристик программалар планы турында сүз барды. Анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”  КАО генераль директоры Максим Денисов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Чаралар планы мәдәни вакыйгаларга бик бай булып чыкты. Форум көннәрендә Татарстан кунакларына Казан театрларында иң яхшы спектакльләр күрсәтеләчәк, кызыклы күргәзмәләр, экскурсияләр, кино күрсәтүләр, урам чаралары, ярминкәләр, “түгәрәк өстәлләр” булачак. Татарстан башкаласында күп санлы илләр вәкилләре булу сәбәпле, форумда Ислам дөньясының барлык мәдәни палитрлары тәкъдир ителәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum” ХIV халыкара икътисадый форумы