Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

“Яхшылык түгәрәге” сирәк авырулы 101 балага ярдәм итте

Татарстан балалары 17 препарат һәм сигез төрле медицина эшләнмәсе алдылар.

Узган ел “Яхшылык түгәрәге” Хәйрия фонды 14 сирәк авырулы 101 баланы дарулар белән тәэмин итте. Фонд РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән. Татарстан балалары 17 препарат һәм сигез төрле медицина эшләнмәсе алдылар, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Фонд акчасына ярдәм күрсәтелә торган авырулар исемлеге киңәйтелә, аңа үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына бәйлелек белән катлауланган умыртка миелопатиясе кертелде.

Хәзерге вакытта исемлеккә 71 төрле нозология керә. Кардиологик ярдәмнең яңа төрләре Фонд экспертлар советы тарафыннан карала.

Хәзер Фондта Россия буенча 5 528 тәрбияләнүче бар. Экспертлар советы балаларны кыйммәтле дарулар белән тәэмин итүгә тагын 75 гаризаны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Яхшылык түгәрәге” Хәйрия фонды