Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Кышкы каникуллар заяга үтмәде

Кышкы каникул вакытында җиде көн дәвамында 15 мәктәп яны лагере 330 башлангыч сыйныф укучысы өчен ял итү урыны булды. Экскурсияләр, уеннар, дискотекалар, конкурслар, яңа ел кичәләре-лагерьлар программалары күңел ачу чараларына бай иде. Әмма өлкәннәр балалар иминлеге турында да онытмадылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, мәдәният йорты һәм ЮХИнең Казан филиалы дирекциясе...

Каникул көннәрендә шәфкатьлелек ордены социаль яклау бүлеге, мәдәният йорты, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм үзәк китапханә белән берлектә тәрбиягә алган гаиләләр балаларына яңа ел бәйрәме ясадылар. Төрле авыллардан килгән малайлар һәм кызлар чыршы янында әйлән-бәйлән йөрделәр, әкият геройлары сорауларына җавап бирделәр, үзе йөри торган итекләр янәшәсендә фотога төштеләр, Кыш бабайның чанадагы урынына утырып карадылар. Бәйрәм кунаклары өчен бүләкләрне район хакимияте биргән.

Мәктәпләрдә күңелле стартлар, чаңгычылар һәм көчлеләр көннәре үткәрелде. Теләге булганнар спорт мәктәбеннән тимераяклар һәм чаңгылар алып шудылар, ә Лаешның 2 нче мәктәбе территориясендәге шугалак хоккей яратучылар һәм тимераякта шуучыларны җәлеп итте. Кайбер кичләрдә монда 120-150 ләп кеше җыелган: кемдер алка куа, кемдер яшьлеген искә төшереп яшь тимераякта шуучыларга осталыгын күрсәтә.

Бер сүз белән әйткәндә, әгәр ТВ экраны һәм компьютер артында утырмасаң, яңа ел каникуллары-бик шәп дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность каникулы досуг