Лаеш районына Приморье ягыннан делегация килде
Приморье ягының Уссурий ветеринария хезмәте башлыгы Вячеслав Животовский һәм аның өч хезмәттәше эш визиты белән Казанда һәм Лаеш районында булдылар.
Кунаклар ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә булдылар, ТР Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштылар. Приморье ягы делегациясе Лаеш районында да булды.
Хәерби ветеринария пунктын карадылар. Кунаклар "Биосфера-ФИШ" балыкчылык комплексы белән таныштылар, ул осетр һәм форель үстерү, балык һәм товарлы балык сату белән шөгыльләнә.
Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Олег Портнов коллегаларын кыскача район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды, аптека, ветстанция һәм ветлаборатория турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев