Лаеш районында йорт хайваннарын вакцинацияләү бара
“Лаеш РГВО” ДБУ хезмәткәрләре халык белән эш алып баралар, аларга йорт хайваннарын вакцинацияләргә тәкъдим итәләр.
Мәсәлән, кичә, 26 апрельдә, ветеринария белгечләре Лаеш шәһәренең бер мәйданында хуҗалары булган этләрне һәм мәчеләрне вакцинацияләделәр. 21 хайванга прививка ясалган.
- Өйдә яшәсәләр дә, урамга сирәк кенә йөрсәләр дә, барлык мәчеләрне һәм этләрне вакцинацияләргә кирәк, - дип шәрехли эпизоотиягә каршы эш буенча начальник урынбасары Радик Гаврилов. - Хайваннан кешегә күчә торган авырулар бар бит. Аларның иң куркынычы - котыру авыруы. Кайбер авыру китереп чыгаручылар әйләнә-тирә мохиткә чыдам, шуңа күрә аларны кием яки аяк киеме белән өйгә алып кайту бик җиңел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев