Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш Татарстан хакимияте республикада пилотсыз аппаратлар куллануны тыю турында искәртте

Татарстан хакимияте республикада пилотсыз аппаратлар куллануны тыю турында искәртте.

Республикада, дәүләт хакимияте һәм оешмалары яки җирле үзидарә органнары файдаланган техникадан тыш, пилотсыз очу аппаратларын куллану тыела. Май бәйрәмнәрендә республика күкләрен контрольдә тоту көчәйтеләчәк.

Элегрәк Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов граждан затларына дәүләт органнары тарафыннан күрсәтмәсез һәм очышлар уздыруга рөхсәт рәсмиләштермичә пилотсыз очкычлардан файдалануны тыя торган сроксыз указга кул куйды.

Киев режимы 3 майда ике пилотсыз аппарат белән Россия Президентының Кремль резиденциясенә һөҗүм итәргә тырышты. Хәрби һәм махсус хезмәтләр тарафыннан радиолокацион көрәш системаларын кулланып үз вакытында эш итү нәтиҗәсендә аппаратлар сафтан чыгарылды.

Украина хакимиятләренең гамәлләрен Мәскәү « Чит ил кунаклары да катнашыр дип планлаштырылган, Җиңү көне, 9май Парады алдыннан уздырылган планлаштырылган террорчылык акциясе һәм Президентка һөҗүм » дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы пилотсыз аппаратлар