М. А. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе базасында туган тел декадасы узды.
Укучылар төрле викториналарда, “Своя игра” лингвистик уенда, рәсемнәр күргәзмәсендә, И. А. Крыловның “Стрекоза и муравей” әкиятен инсценировкалауда һәм башка күп нәрсәләрдә катнаштылар.
Туган тел декадасы укучыларның уку фәннәренә, туган телгә һәм әдәби мирас белән кызыксынуын арттыра. Декада өчен чаралар һәрберсе укучыларны белем белән баету өчен сайлап алынган. Җитди материалга уен мизгелләре кертелә. Бу киеренкелекне киметә һәм кызыксынуны арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев