Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Россиянең 11 әйдәп баручы югары уку йорты студентлары KazanForumда волонтерлар булачак

KazanForum волонтерлык программасының заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча 800 волонтер сайлап алынган.

Сайлап алу онлайн һәм офлайн форматта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында волонтерлар рекрутингы үзәгендә узды. Барлыгы 1,3 меңнән артык гариза алынган.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, сайлап алынган волонтерлар арасында Россиянең 11 әйдәп баручы югары уку йортының 100 гә якын студенты бар: МДУ, МГИМО (У) РФ Тышкы эшләр министрлыгы, МДЛУ, СПБДУ, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясе.

"Волонтерларны укытуның беренче этабы 20 апрельдә башланды. Әзерлек программасы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты ярдәмендә волонтерларны ИХО илләре вәкилләре белән аралашканда мәдәниятара хезмәттәшлекнең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тирәнрәк чумдыру өчен эшләнгән”, – дип билгеләп үтте министр.

Ринат Садыйков сүзләренчә, инде 600гә якын волонтер үз функциональ юнәлешләре буенча беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы KazanForum Казан (Идел буе) федераль университеты