Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Сокуры урта мәктәбендә психология атналыгы узды

Психология атналыгы кысаларында мәктәп укучылары арасында төрле конкурслар уздырылды.

Педагоглар һәм балалар «Елмаю бүләк ит» акциясендә катнаштылар. Дәресләр арасында, кыска тәнәфес вакытында, балалар һәм укытучылар яхшы көн теләүләре белән «смайлик» стикерларын ябыштырдылар! Бу акция үтеп баручыларның кәефен күтәрде.

“Бәхет нәрсә ул?” дигән темага фикер алышу үткәрелде. Катнашучылар үзләренең бәхет кошларын аппликацияләделәр һәм якыннарына бүләк иттеләр.

Кызыклы "Дуслык агачы" акциясе Гавриил Романович Державин  исемендәге Сокуры урта мәктәп укучыларының бердәмлеге символы буларак үткәрелде . Акциядә катнашучылар чын күңелдән яхшы теләкләр теләделәр.

Язгы психология атналыгы ахырында "Профессиональ лото" викторинасы уздырылды. Логик фикерләүне үстерү өчен башлангыч сыйныф укучылары һөнәрләр турында табышмаклар чиште. Югары сыйныф укучылары "Билгесезне эзләү" уенын уйнады. "Үзеңне бел" тестында 6-7 сыйныф укучылары һәм педагоглар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе психология атналыгы