Сокуры-Хәерби автомобиль юлы буйлап юл яны полосалары тәртипкә китерелде
Сокуры авыл җирлеге халкы территорияне төзекләндерү буенча өмәләргә даими чыга. Бу юлы алар Сокуры-Хәерби юлының юл яны полосаларын тәртипкә китерделәр.
Кыш көне җыелган пластик һәм пыяла шешәләр, азык-төлек пакетлары, целлофан пакетлар һәм башка чүп-чар зур капчыкларны тиз тутырды. Хәзер бу юлдан бару рәхәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев