Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан балалар ышаныч телефоны илдә иң яхшыларның берсе дип танылды

Ел саен бөтен дөньяда 17 майда халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.

Шушы көннәрдә онлайн-форматта авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының Бөтенроссия конференциясе узды. Балаларга һәм ата-аналарга 8 800 2000 122 ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәле механизмнары турында фикер алыштылар.

Конференциядә “Ышаныч марафоны 2023.” Бөтенроссия ирекле онлайн-акциясе лидерлары игълан ителде. Акциядә Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 126 мең кеше катнашты, шуларның 97 меңнән артыгы – балалар ирекле корпусы.

Татарстан командасы лидерларның берсе булды. “Ышаныч марафоны 2023”  Бөтенроссия ирекле онлайн-акциясенең максаты - балалар һәм ата-аналарның 8 800 200 122 ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүматлылыгын арттыру.

Онлайн-акция вакытында балалар өчен 8 800 2000 12 ышаныч телефоны турында мәгълүмат хәбәренә 23 меңнән артык репост ясалды. Балалар ышаныч телефоны турындагы видеоны 400 меңнән артык кеше караган. Төбәк матбугатында акция турында 4 меңнән артык басма урнаштырылган.

"Яшүсмер яки яшь кеше, яшенә карамастан, үз проблемасы белән берүзе калырга тиеш түгел. Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен ышаныч телефоннары тәүлек әйләнәсе эшли. Ел саен без, хезмәттәшләребез белән бергә, яшьләр профессиональ белгечләрдән бушлай психологик ярдәм алу мөмкинлеге барлыгын белсен өчен, зур мәгълүмат эше алып барабыз. Эшебезнең уңай бәяләнүе тагын бер кат шуны исбатлый: без дөрес юнәлештә барабыз һәм бу эшне тагын да көчәйтәчәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, Республикада ышаныч телефоны эшен яшьләр министрлыгы карамагындагы учреждение – «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге күзәтә.

2023 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 меңгә якын шалтырату килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Балалар ышаныч телефоны “Ышаныч марафоны 2023”