Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан Республикасында хезмәткә түләүнең минималь күләме турында

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елның 25 декабрьдәге№481-ФЗ “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 11 280 сум тәшкил итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 маддәләренә ярашлы төстә шушы чорда тулысынча эш вакытын һәм хезмәт нормасын үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми күләме (өстәмә түләүләр, өстәмәләр, премияләр һәм башкаларны кертеп) билгеләнгән МРОТ күләменнән ким була алмый.

Моңа бәйле төстә хезмәткәрләрнең алар айлык эш вакытын тулысынча үтәгәндә айлык түләү дәрәҗәсе МРОТ (аена 11 280 сум) билгеләгән күләмгә җитмәгәндә,эш бирүче аны күрсәтелгән күләмгә җиткерергә тиеш.

Эшчәннәрнең хезмәт хакын билгеләнгән дәрәҗәгә җиткерү аерым һәм зарарлы шартларда, төнлә эшләгән өчен түләүләрне исәпкә алмыйча башкарыла.

Хезмәт законнарының дәүләт билгеләгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә караган гарантияләрен бозган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсенә ярашлы төстә административ җаваплылыкка тартылалар.

Шул уңайдан, алар ай дәвамында эш вакыты нормасын тулысынча үтәгәндә (хезмәт йөкләмәләрен үтәгәндә) хезмәт хакы билгеләнгән минималь күләмнән ким булганда үз хезмәт хокукларын яклау максатыннан ТР дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы