Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда кешеләр һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде

2023 елның беренче кварталында республикада үлемгә китерүче юл транспорт һәлакәтләре саны кимеде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясаган Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов шундый мәгълүмат бирде.

2023 елның гыйнварыннан март аена кадәр республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 50 кеше һәлак булган, узган елның шул ук чорында -70. Быел аварияләрдә 814 кеше төрле җәрәхәтләр алган, узган елда - 816.

Быел да, былтыр да беренче өч айда Татарстанда 637 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди иминлек юл-транспорт һәлакәтләре