Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда милли проект кысаларында ремонтланган 300дән артык гарантияле юлларны тикшерделәр

27 марттан 20 апрельга кадәр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә ГКУ “Главтатдортранс” белгечләре 2019-2022 елда “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты буенча ремонтланган автомобиль юллары участокларын тикшерделәр.

 

Гамәлдәге нормативлар буенча хәрәкәт интенсивлыгына бәйле рәвештә юл япмаларына гарантия срогы ике елдан дүрт елга кадәр тәшкил итә. Әгәр бу вакытта ниндидер кимчелекләр ачыкланса, подряд оешмалары аларны үз хисабына бетерә.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер кимчелекләр ачыкланган. Төп кимчелекләр - юл кырыйларын түбәнәйтү, юл билгеләрен һәм сигнал баганаларын деформацияләү, сөзәкләрне юып төшерү. Тикшерү актлары төзелде, подряд оешмаларына 2023 елның 31 маена кадәр искәрмәләрне бетерү турында таләпләр җибәрелде.

Белешмә өчен

- “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 2019 елдан 2022 елга кадәр Татарстанда 842 километр автомобиль юлы ремонтланган.

- 2023 елда ТРда милли проект буенча 283,5 километр юл ремонтланачак. Шул исәптән 221,5 километр төбәк әһәмиятендәге юллар, 37,1 километр Казан агломерациясендә, 22,8 километр Яр Чаллыда һәм 2,2 километр Түбән Камада.

- Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы милли проектлар “Имин сыйфатлы юллар”

2
X