Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Урта Девятовога юл дүрт полосалы булачак

Лаеш борылышыннан ун километрлык юл участогын киңәйтү буенча әзерлек эшләре бара инде.

Бу юл өч торак пункт яныннан уза: 25 Октябрь исемендәге совхоз, Урта Девятово һәм Смолдеярово.

Юл төзү өчен участок әзерләнә, кирәкле мәйданда агачларны кисәләр. Техника мәйданны тигезли һәм чистарта. Юлны “Алексеевскдорстрой” ААҖ белгечләре эшли.

Аергыч полоса урнаштырылыр, күчеш тизлеге полосалары белән чыгу, киртә коймалар төзелер дип уйланыла. 25 Октябрь исемендәге  совхоз, Урта Девятово һәм Смолдеярово янында алты автобус павильоны барлыкка киләчәк. Шулай ук ​​торак пунктлар янында өч җирдән өстә җәяүле кичүе төзеләчәк.

Эш күләме ике елга исәпләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урта девятово