Усады яшь ут көрәшчеләре отряды янгын сагы көнен бәйрәм итүдә катнаша
Россиядә янгын сагы көне 30 апрельдә билгеләп үтелде. Быел Россиядә янгынга каршы хезмәт оешуга 374 ел тулды. Казанга әлеге вакыйгага багышланган тантанага «Сәламәт буын» күп профильле Усады лицееның «Огнеборец» отряды чакырылган иде.
«Огнеборец» отрядының яшь янгын сүндерүчеләре Россия янгын сагы көнен бәйрәм итүдә актив катнаштылар. Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасының “Феникс” отряды җитәкчесе - Иван Тоневский.
Фото һәм видеоны Вәҗирә Медведева тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев