Хәерби авыл җирлеге үз территориясендә өмә оештыра
Бу ял көннәрендә - 15 һәм 16 апрельдә Хәерби авыл җирлеге башкарма комитеты иске зиратны җыештыру буенча өмә оештырачак.
Барлык авыл халкын бу изге эштә катнашырга чакыралар.
Өмәгә балталар, бензопилалар, тырмалар белән килергә кирәк. Эш перчаткалары турында онытмагыз.
Җирле хакимият өмәгә килгән бензопила хуҗаларын ягулык белән тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев