Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Халыкара икътисадый форум кысаларында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды

«Казан» Агросәнәгать паркында үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

" "Хәләл" продукциясе ярминкәсе үз эшен башлый. Бу вакыйга "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023" Халыкара икътисади форумы чараларына старт бирә. Быел ул федераль форматта уза. Һәм без моның өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтле”, – диде республика җитәкчесе.

"Биредә катнашучылар "Хәләл" стандартлары буенча җитештерелә торган ит, сөт һәм яшелчә продукциясен, кондитерлык эшләнмәләрен, шулай ук кием һәм сувенирларны күрсәтә һәм сата алачак. Җирле җитештерүчеләрдән тыш, Иран, Төркия, Сенегалдан безнең чит ил партнерларыбыз да бар”, – дип өстәде ул.

Ярминкәдә  100 эре хәләл продукция җитештерүче үз товарларын тәкъдим итте. 14 мең кв. метрдан артык мәйданлы Агросәнәгать паркының ике залында 400гә якын стенд урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы хәләл Халыкара икътисадый форум