Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

2019 елда эшләүче пенсионерларның пенсия күләмен яңадан карау

Укучыларыбызның редакциягә биргән сорауларына Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе белгечләре җавап бирә.

2019 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артамы?

-Эшләүче пенсионерлар буенча пенсия күләмен индексацияләүгә элеккечә якын килү саклана. Эштән туктаган һәм (яки) башка эшчәнлектән киткән пенсионерларга мәҗбүри пенсия иминиятләве чорында, иминият пенсия суммасы “төшеп калган” индексация коэффициентларын исәпкә алып түләнә, алар эшләгән һәм (яки) башка эшчәнлек башкарган чорда булганнары, эштән киткәч бер кварталдан икенче айдан, эшне һәм (яки) башка эшчәнлекне туктаткач.

Мәсәлән. Гражданка И.га 2016 елның 15 сентябреннән картлык буенча 13860, 29 сум күләмендә иминият пенсиясе билгеләнгән. Ул эшләүче булгач пенсия күләме 2019 елның гыйнварына үзгәрешсез кала. 2018 елның октябрендә ул эштән китте. Пенсия индексацияләрен исәпкә алып өч ай дәвамында ясала, ягъни 2019 елның февралендә, 2018 елның1 ноябреннән 2019 елның 31 гыйнвары чорына өстәп түләнә.

Эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләре эш бирүченең үткән календарь чорга күчергән иминият суммасыннан чыгып исәпләнә, мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы индивидуаль (персонифицияле) исәп мәгълүматлары буенча мөрәҗәгать итмичә һәр елның 1 августыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы