2023 елда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше куркынычсызлык каешы бәйләнмәгәнлектән һәлак булган
Быел Татарстанның ЮХИДИ 43 меңнән артык шундый хокук бозуны туктаткан.
Быел куркынычсызлык каешларын бәйләмичә йөргән дүрт меңнән артык шоферны автомат фото һәм видеофиксация системалары ярдәмендә ачыклаганнар. Бу хакта үзенең telegram-каналында республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә, юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, машина йөртүче һәм пассажирлар автомобильдә йөргәндә куркынычсызлык каешларын бәйләргә тиеш. Кагыйдәне бозган өчен 1000 сум штраф каралган. 2023 елда 10 авариядә өч кеше һәлак булган, тагын 13 кеше яраланган, чөнки юл-транспорт һәлакәтендә куркынычсызлык каешлары бәйләнмәгән.
Быел Татарстанның ЮХИДИ 43 меңнән артык шундый хокук бозуны туктаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев