2023 елның җәе. Габишево балалары өчен мәктәп яны лагере ачылды
2023 елның 5 июнендә “Солнышко” мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты.
Ул М. А. Гареев исемендәге Габишево урта мәктәбендә эшли. Беренче көнне балалар “Таныш булыйк” тренингын үткәрделәр һәм “Җәй – иң яхшы уен” квест уенын уйнадылар. Иртә, әлбәттә, зарядкадан башланды.
Ә сезнең балаларыгыз ничек ял итә? Җәйге каникулда булган буш вакытларын ничек уздырачаклар?
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен һәм су коенганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерергә онытмагыз. Җәй вакыйгаларсыз узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев