«Абилимпикс» профессиональ осталык чемпионатының төбәк этабы яңа талантларны ачыклады
«Абилимпикс» инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Лаеш шәһәрендәге интернат- мәктәп тәрбияләнүчеләре җиңүче булдылар һәм күп номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар.
Алсу Миңневәлиева үзен «Психология» компетенциясендә күрсәтте. Рамил Бартязов - «Тәрҗемәче» компетенциясендә. Берьюлы өч тәрбияләнүче: Злата Ефремова, Ярослава Сәгыйтова һәм Кирилл Тимофеев «Экскурсия хезмәтләрен оештыру» компетенциясендә үзләрен яхшы күрсәттеләр. «Идарә итүне документация белән тәэмин итү һәм архив белеме» өлкәсендә иң яхшы белгечләр: Дарья Фомина һәм Эмиль Галимов.
Әфәрин, егетләр! Барлык катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев