Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Атабайда Әфган сугышчылары белән очрашу уздырылды

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан Атабайда «Әфганстан - тере хәтер» очрашуы оештырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова интернационалист сугышчыларга рәхмәт белдерде. Әйдәп баручы китапханәче Роза Хәлиуллина кечкенә генә викторина үткәрде - хәрби темага сораулар бирде. Рамил Хәмитов һәм Әхмәт Гайнуллин хәрби хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Без әфган фаҗигасен онытмаска тиеш, интернациональ һәм хәрби бурычларын үтәгән, җирдәге тынычлык хакына тормышларын куркыныч астына куйган кешеләр турында онытмаска тиешбез.

Әлфия Якупова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы атабай Әфганчылар көне.