Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Авыл көне: Сиңгел авылында чын күңелдән биеделәр һәм күңел ачтылар

Рәдиф Сәлимов башлангычы белән бүген Сиңгел авылында зур бәйрәм — Авыл көне узды.

Бәйрәмгә җирле халык, күрше авыллардан кунаклар җыелды. Төрле шәһәрләрдә яшәүче якташлар да туган авылларына кайтты. 

Оештыручылар мәйданны бизәүне җентекләп уйлаганнар: фотосурәтләрдән үк бу эшкә зур ярату, иҗади фикер һәм сабырлык белән якынлашулары күренеп тора. 

Концерт программасы өчен җаваплы булган кешеләр дә бик тырышкан: һәрбер номер үзенчәлекле иде, һәр җыр һәм бию тамашачыларга карата чиксез ярату һәм хөрмәт белән башкарылды. 

Күңелле һәм шаян спорт ярышлары узган урында яңгыравыклы көлке тавышлары өзелмәде. 

Ир-атлар һәм хатын-кызлар, ирле-хатынлы парлар, яшьләр һәм өлкәннәр — берсе дә үз яшьләреннән оялмыйча (бала-чага  түгел бит инде, дип тормастан), бу кызыклы уеннарда катнашырга ашыктылар. 

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Сиңгел авылының башкаларга үрнәк булып торучы яшәүчеләрен билгеләп үттеләр. 70 яшьтән узган 50 өлкән авылдашка, шулай ук махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы 5 яугиргә бүләкләр тапшырылды. 

Лаеш районы мөхтәсибе Замир хәзрәт Кадыйров һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу узган Авыл көненнән бик зур тәэсирләр алдылар.

Алар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде: Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповның Рәхмәт хатларын тапшырдылар, хөрмәтле авылдашларга бүләкләр өләштеләр.

Халык милли көрәш буенча финал ярышларын зур түземсезлек белән көтте. Келәмгә бер бер артлы спортчы гәүдәле ир-атлар чыкты. Кайнар көрәш барышында пәхлеванннарның мускуллары ничек киерелгәне, кан тамырларының ничек бүрткәне ачык күренә иде.

Жюри иң көчле көрәшчеләрнең исемнәрен игълан итте — аларның барысы да Сиңгел авылы егетләре булып чыкты:

  • 1 урын — Илназ Вафин
  • 2 урын — Ришат Сафин
  • 3 урын — Дамир Гайнуллин

— Мин Авыл көнен бишенче тапкыр оештырам инде, — дип уртаклашты Рәдиф Сәлимов. — Һәрвакыт аның ничек узачагын уйлап дулкынланам. Ләкин миңа авылдашларым зур ярдәм күрсәтә. Актив яшәүчеләр, спонсорлар, авыл җирлеге башкарма комитеты бик булыша. Уртак тырышлык белән уздырабыз. Башкача мөмкин дә түгел: без бит бер гаилә кебек.

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак, диләр. Шуңа күрә без бүген Сиңгел авылында бәйрәмнең никадәр җанлы узганын сөйләп кенә калмыйбыз. Редакциягә Венера Хәкимҗанова  тәкъдим иткән фото һәм видеоларны карагыз. Әгәр кеше үзен позитивка көйли икән һәм кемдер килеп аның тормышын кызыклырак иткәнен көтеп утырмый икән, бүгенге көндә авыл кешесенең ничек яшәве турында үзегез нәтиҗә ясагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев