Балаларны файдалы эш белән кызыксындырыр өчен, нәрсәләр белү кирәк?
Бу серне өстәмә белем бирү укытучылары белә.
Лаешның 1нче гимназиясендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика педагогик конкурсының муниципаль этабы узды.
Анда Урта Девятово, Сокуры, Столбище, Янтык, Пәрәү, Габишево, Нармонка, Хәерби һәм Лаеш өстәмә белем бирү укытучылары катнашты.
Фотографияләрдә укытучыларның нинди бирем үтәүләре ачык күренә. Алар мәктәп балаларының ялын оештыру күнекмәләрен күрсәттеләр. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен дә исәпкә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев