Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Белем иленә хәерле юл

Яңа уку елы кояшлы һәм җәйгечә эссе сентябрь иртәсендә тантаналы линейка белән башланды.

Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе укучыларына кунакка ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендә кунаклар килде. Коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, бәйрәм чараларына үзгәрешләр кертергә туры килде. Мәктәп каршындагы мәйданда беренче сыйныф укучылары һәм югары сыйныф укучылары гына тезелеп басты. Укырга беренче баручы балаларны бигрәк тә җентекләп әзерләгәннәр: аларның костюмнары иң матурлары, чәчәк бәйләмнәре иң күркәмнәреиде, ә әти-әниләре бик дулкынландылар. Музыка астында 49 малай һәм кыз сыйныф җитәкчеләре белән бергә мактаулы урынга бастылар. - Бу көн аеруча көтеп алынган көн булды, - диде Гүзәл Удачина. - Биш ай буе барыбыз да мәктәп бусагасын кайчан атлап керергә мөмкин булуын көттек. Бу көн яңа – күңелле, дуслар һәм искиткеч вакыйгаларга бай тормыш өчен старт булсын. Чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәпкә бик теләп йөрегез, уку сезнең тарафтан эчпошыргыч бурыч буларак кабул ителмәсен. Әти-әниләр, кызларыгыз һәм улларыгыз яшьлегенең һәр мизгелен исегездә калдырыгыз. Укытучыларга рәхмәтле укучылар һәм балаларны тәрбияләүдә көрәштәш булачак ата-аналар телим. Шулай ук Гүзәл Любисовна Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Анда яшьләр актив гражданлык позициясе, намус һәм бурыч турында югары күзаллау белән, иҗади идеалларга һәм традицион рухи кыйммәтләргә тугры булып үссен өчен патриотик тәрбия бирүнең аеруча мөһимлеге турында сөйләнде. Балаларга кунакка мультфильм геройлары килде. Алар белән бергә беренче сыйныф укучылары мәктәпкә һәм укуга багышланган табышмаклар чиштеләр. Аларны Белем көнендә бүләкләр көтә иде. Балаларга Татарстан АССР юбилеена багышланган «Безнең йортыбызга 100 ел» дигән китаплар, шулай ук кәрәзле телефоннар өчен сим-карта тапшырылды. -Бу көн гомер буе истә кала, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина. Беренче сыйныф укучыларына яңа мәктәп тормышында уңышлар телим. Чыгарылыш сыйныф укучыларына алда торган имтиханнарга әзерләнүдә зур көч телим. Бу ел нәтиҗәле, уку мавыктыргыч, ә алган белемнәр тормышта таяныч булсын. Ә линейка ахырында унберенче сыйныф укучысы Илһам Халиков һәм беренче сыйныф укучысы Полина Лицова яңа уку елында беренче кыңгырауны яңгыраттылар. Көндәлек мәктәп тормышы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы