Без җиңүләр белән кайтабыз!
21-23 ноябрь көннәрендә Циндаода робот техникасы, пилотсыз авиация системалары, программалаштыру һәм ясалма интеллект буенча Кытай-Россия халыкара ярышлары узды.
Аларда Татарстан Республикасыннан Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Лаеш техник-икътисадый техникумы һәм Лицей-инженерлык үзәге студентлары катнашты.
Лаеклы бүләкләр алып, алар өйләренә кайталар. Рүзәл Миңнемуллин робот техникасы һәм ясалма интеллект буенча Кытай-Россия Халыкара ярышларында «Күк йөзе остасы-дроннар ярышы» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев