Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Без районнарда эшмәкәрләргә нәрсә кирәген аңлыйбыз

«Кама» кафесында «Ак Барс Банк»ның иртәнге бизнес ашы узды, анда бизнес һәм район администрациясе вәкилләре эшмәкәрлекне үстерү өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

Очрашуны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Альберт Мясаутов ачты. Ул искәрткәнчә, республика районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында Лаеш районы дүртенче урында тора.

- Район икътисадының казанышлары эшмәкәрләрнең уңышлы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләп үтте Альберт Әхмәт улы. - Бизнес-структуралар һәм банк секторы арасында үзара хезмәттәшлек үстерү бик мөһим. Һәм Татарстанда мондый мөмкинлек бар.

Ак Барс Банкның дәүләт секторы белән эш буенча директоры Эмиль Хәйретдинов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, очрашуда банк вәкилләре, урыннарда бизнесны алга таба үстерүгә ярдәм итү өчен, эшмәкәрләрнең тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен ишетергә тели.

- Ак Барс Банк, цифрлаштыру трендын үтәп, үзгәрде һәм үзгәрүен дәвам итә, - дип өстәде Эмиль Фәрит улы. - Күп кенә банк операцияләрен бер төймәгә басу белән башкарырга мөмкин. Шулай ук банк клиентка ориентлаша. Без районнарда клиентларга нәрсә кирәклеген аңлыйбыз. Банк үз клиентларын шәхсән күрү һәм белү өчен урыннарда бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрә.

Кече бизнес дирекциясенең идарәче директоры Инна Якимова 2020 елның катлаулы шартларында банкның клиентлар белән киләчәктәге хезмәттәшлеге концепциясе төзелүен искә төшерде.

- Пандемия вакытында безгә барлык үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирергә һәм һәркемнең банкка онлайн-сервислар аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булсын өчен, хезмәттәшлекнең дистанцион каналларын үстерергә туры килде. Катлаулы шартларда бизнес эшен кыенлаштырмас өчен күп нәрсә эшләнде.

Хезмәт хаклары проектлары идарәсе начальнигы Эльвира Гарифуллина үз чыгышында банк карталарына хезмәт күрсәтүдәге яңалыкларга һәм Ак Барс Банкның яңа продуктларының өстенлекләренә кагылды. Мәсәлән, «Ак Барс Evolution» дебет картасы акчаны илебез территориясендә теләсә кайсы урында комиссиясез алырга мөмкинлек бирә. Лаеш бизнесменнары шулай ук «Банк на работе» хезмәте мөмкинлекләре, хезмәт хакы проектларын ничек сайлау һәм банкның мобиль кушымтасы нинди мөмкинлекләр ачуы турында белделәр.

Очрашу формаль булмаган шартларда төгәлләнде. Бизнесменнар банкирларга җитди һәм мөһим сорауларын бирә алдылар. Мәсәлән, Артур Цагаев районда фермерларга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең дәүләт программаларында катнашу өчен документлар әзерләүдә булыша алырлык белгеч кирәк булуын билгеләп үтте. Эмиль Хәйретдинов җавап итеп бу мәсьәлә буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә карар кабул ителгәнлек турында әйтте. Лаеш эшмәкәрләрен шулай ук кредит бирү шартлары, исәп-хисап счетын блокировкадан саклау ысуллары һәм башкалар кызыксындырды.

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ак Барс банк эшмәкәрлек лаешта реклама