Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

«Бөтенроссия кыр көне» Лаеш районында 6-9 июльдә узачак

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы эгидасы астында чын кыр шартларында илебез авыл хуҗалыгы казанышларының иң зур күргәзмәсе узачак.

Күргәзмәдә илнең төрле төбәкләреннән якынча 250 компания, эре һәм урта бизнес вәкилләре, фермерлар катнашачак. Басуда 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

«Бөтенроссия кыр көне» кысаларында җир эшкәртү буенча Россиянең ачык чемпионаты узачак. Чемпионатта катнашучыларның барысы да "Трактор-шоу"да үз осталыкларын күрсәтә алачак. 

Сыерлар күргәзмәсе һәм токымлы терлекчелек конкурсы кызыклы чара булыр дип көтелә.

Балалары белән килгән кунаклар өчен мәйданчыкта балалар шәһәрчеге эшләячәк. Балалар аудиториясе өчен мастер-класслар оештырылачак, ярышлар үткәрелә һәм электр мини-тракторларында йөрү мөмкинлеге биреләчәк.

Төрле кухня белән 20 дән артык фудтрак эшләячәк. 

Әлбәттә, Сергей Лазаревның чыгышын көтәбез.

Фото: Лаеш official.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хуҗалыгы Кыр көне