Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Бозда машина белән йөргән өчен Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 11 штраф язган

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре республиканың берничә районында рейд үткәрделәр, шул исәптән Лаеш районында да.

Алар белән полиция хезмәткәрләре һәм ТР буенча Гостехнадзор идарәсе белгечләре дә катнашты. Чараның максаты: бозда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен бозу белән бәйле аварияләрне профилактикалау.

Хокук бозучыларны Кама Тамагы һәм Спас районында Иделдә һәм Лаеш районында Шуран авылы янында Камада тотканнар.

ТР Кече суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Юрий Венедиктов сөйли:

  • Печище авылы янындагы Иделгә автомобиль чыккан, бу хакта Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенә хәбәр иттеләр. Бүген инспекторлар бу мәгълүматны тикшерделәр, бозда протекторларның эзләре калганын күрделәр. Без район хакимияте белән сөйләшербез, алар бозга төшү юлларына кар салырлар һәм тыю билгеләре куярлар.

Белешмә өчен

Бозда тиешле булмаган урында машина табылса, машина йөртүчеләргә 1500 сумнан 3500 сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Хокук бозучылар Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе