Буыннар арасындагы шахмат күпере: Лаешта «Камская новь» кубогына юбилей турниры узды
Быел «Камская новь» газетасы кубогына традицион шахмат турниры үзенең алтын юбилеен билгеләп үтте — ярышлар 50нче тапкыр оештырылды.
Иң көчле уенчы исеме өчен көрәшергә һәм үз осталыкларын күрсәтергә утыздан артык шахматчы җыелды.
2026 елгы турнир нәтиҗәләре
Команда исәбендә «Камская новь» командасы җиңүче булды. Тәҗрибәле уенчылар үз осталыкларын расладылар һәм алтын медальләргә лаек булдылар.
Икенче урынны «Браво» командасы алды — көмеш призерлар ныклык һәм максатчанлык күрсәттеләр. Өченче урын дебютантлардан торган «Хәерби-1» командасына насыйп булды. Аларны уңышлы башлангыч белән котлыйбыз!
Шәхси исәптә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — Яфизов Алексей.
2 урын — Мизинов Александр.
3 урын — Фәйзетдинов Радик.
Турнирга ярдәм иткән өчен аеруча зур рәхмәтен газета редакциясе Лаеш районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповка белдерә. Шулай ук спонсорларга һәм оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез:
• Наил Рәүф улы Бәхтиозинга («Лаеш электр челтәрләре» җитәкчесе);
• Валентина Ивановна Аникинага («Сервис Бон» ҖЧҖ директоры);
• Артур Георгиевич Цагаевка (индивидуаль эшмәкәр);
• Гөлфия Габдуллаҗан кызы Хановага («Югория» иминият компаниясе вәкиле);
• Андрей Николаевич Деляевка («Инженерные технологии» компаниясе вәкиле);
• Раил Хәсән улы Шәйдуллинга («ХаРаШа» ҖЧҖ директоры).
Балалар йорты һәм Хәерби мәктәбе җитәкчелегенә аерым рәхмәт. Хәерби мәктәбе укучыларына уенга килү өчен махсус транспорт бүлеп бирелде.
«Камская новь» кубогына турнир тагын бер кат исбатлады: шахмат буыннарны берләштерә һәм яңа җиңүләргә рухландыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев