Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Быел Татарстанда эшче һөнәрләргә 35 меңнән артык студотряд катнашучылары өйрәтеләчәк

Җәй бик якын, һәм Татарстанда студентлар отряды өченче, хезмәт семестрына әзерләнә башлады. 1,5 меңгә якын югары уку йорты студенты 61 эшче һөнәр буенча бушлай һөнәр алачак. Иң мөһиме, аларга эшкә урнашу гарантияләнә.

Электромонтер, ташчы, юл эшчесе, официант, тракторчы-машинист, сыйфат контролеры, эретеп ябыштыручы, слесарь, монтажчы, тегүче, электромонтажчы һәм башка һөнәрләрне Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Буа, Зәй һәм республиканың башка торак пунктларындагы 25 уку йорты студентлары үзләштерәчәк.

Мөһим!

Студентлар гына түгел, Татарстанның башка кешеләре дә түләүсез укый ала - ул “Демография” милли проекты буенча үткәрелә. Узган елда 9 меңнән артык татарстанлы укыган, аларның эшкә урнашу дәрәҗәсе – 92%.

Россиядә милли проектлар 2019 елдан Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Демография” милли проекты студотрядлар