Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Чит ил почтасын кулланып теркәү тыелачак

Җәй көне үк Россия Президенты Владимир Путин чит ил электрон почтасы ярдәмендә сайтларда теркәлү мөмкин булмаячак дигән тиешле законга кул куйды. Мәсәлән, Google яки Apple ID аша.

Яңалык бүген, ягъни 2023 елның 1 декабрендә үз көченә керә. Теркәлү һәм авторизация мобиль телефон, дәүләт хезмәтләре, бердәм биометрик система яки Россия контроле астында тулысынча яки яртысыннан артык булган башка сервис аша мөмкин. Болар барысы да 2023 елның 1 декабреннән соң яңа теркәлүләргә кагыла.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, закон эшли башлаячак, кире кайту юк.

«Чит ил электрон почтасыннан теркәлгән кешеләр үз мөмкинлекләрен саклап калачак. Бу норма кулланучылар теркәлгән интернет ресурсларга гына кагыла...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Чит ил почтасы