Чыгарылыш укучылары уку йортларын сайлыйлар
Бу көннәрдә урта һәм югары уку йортларының кабул итү комиссияләре эшли. 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар «Кем булырга? » дигән сорау белән билгеләнә.
Людмила Никифорованың видеомонтажы. Денис Фроловның фотосы һәм видеосы.
Лаеш техник-икътисад техникумында да ишекләр ачылды.
Кабул итү комиссиясе 9 нчы сыйныф укучыларыннан документларны 1 июньнән кабул итә башлады. ЛТИТ студентлары булырга теләгән абитуриентлар 17 августка кадәр документлар тапшыра алачак.
Белешмә өчен:
Техникумда түбәндәге белгечлекләр һәм һөнәрләр буенча 160 бюджет урын каралган:
1. Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү (квалификациясе: техник; бюджет урыннар саны: 20),
2. Авиация техникасын җитештерү һәм хезмәт күрсәтү (квалификациясе: авиация техникасына хезмәт күрсәтү буенча техник; бюджет урыннар саны: 20),
3. Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү (квалификация: пилотсыз очу аппаратлары операторы; бюджет урыннар саны: 25),
4. Җир төзелеше (квалификациясе: җир төзелеше буенча белгеч; бюджет урыннар саны: 25),
5. Хокук саклау эшчәнлеге (квалификациясе: юрист; бюджет урыннар саны: 25),
6. Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру (квалификациясе: юрист; бюджет урыннар саны: 25),
7. Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы (тармаклар буенча) (квалификация: бухгалтер; бюджет урыннар саны: 20),
8. Пешекче, кондитер (квалификациясе: пешекче; коммерция нигезендә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев