Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Державин исемендәге лицейның бишенче сыйныфы «Дус сыйныф серләре» конкурсының финалында!

27 март көнне Казанда «Дус сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының ярымфиналы узды.

Бу ярышта республиканың 18 муниципаль районыннан иң көчле командалар катнашты.
Ярымфиналда Сокуры авылының Г. Р. Державин исемендәге лицее бишенче сыйныф командасы җиңү яулады. Инде 18 апрельдә алар Саба районында узачак конкурсның финалында үз районнарының намусын яклыйчаклар.

Команданың бу уңышына ата-аналар, 5 «В» сыйныф җитәкчесе Анастасия Леонидовна Кузьмина, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Людмила Ивановна Шерстнева һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Инесса Ибрагимовна Гибадулина зур өлеш кертте.
Катнашучыларны бу искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз һәм финалда да зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев