Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

ЕГРНга кертелгән төп мәгълүматлар исемлеге артты

2022 елның 1 февраленнән “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”га 2021 ел 26.05. Федераль законы көчкә керде, ул ЕГРНга кертелә торган мәгълүматлар составын киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Документка ярашлы төстә, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарына Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) мәгълүматлар кертү өчен хокукларны теркәү органына документлар бирү бурычы йөкләнә, бу гамәл күп квартирлы йортны авария хәлендә дип таныганда, шулай ук торак бинаны яки бинаны яшәү өчен яраксыз дип тапканда башкарыла.

Элек авария хәлендә булган күп квартирлы йортлар һәм торак биналар турында мәгълүматлар 2022 елның 1 июленә кадәр теркәү органына җибәрелергә тиешләр. Хәзер ЕГРНнан өземтәдә күп квартирлы йортны авария хәлендә  һәм сүтелергә яки үзгәртелергә тиеш дип танылу турында мәгълүмат, шулай ук торакны яшәү өчен яраксыз дип тану хакында да, бу үз чиратында күчемсез милекне сатып алу яки сатуга бәйле хокукларны яклый һәм теркәү эшен гадиләштерә.

2022 елның I кварталында гына да Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы ЕГРНга 1171450 мәгълүмат биргән. Мәгълүматларның зур өлеше электрон рәвештә җибәрелгән һәм бу 1100821 тәшкил итә, ә кәгазь форматта – 70629.

ЕГРНнан өземтә теләсә нинди күчемсез милек объектына милек хокукын раслаучы бердәнбер документ булып тора. Өземтә күчемсез милек белән барлык төр операцияләр башкарганда файдаланыла: судта, мирас ачканда яки васыять язганда. Эш башкару алдыннан өземтәгә заказ биреп үзеңне алдакчылардан һәм намуссыз сатучылардан саклап була.

ЕГРНнан өземтәгә заказны кадастр палата сервисыннан (spv.kadastr.ru), Росреестр порталында (rosreestr.gov.ru), РФ дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн, яки шәхсән МФЦ офисына мөрәҗәгать итеп бирергә була, үтенечне бу адрес буенча почта аша да бирергә була: 420054, Татарстан, Казан, В. Кулагин урамы, 1 йорт.

-Электрон рәвештә алынган ЕГРН өземтәсе кәгазь документ кебек үк юридик көчкә ия, шулай ук электрон имза белән раслана, - дип аңлатма бирә Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы директор урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ЕГРН лаешта реклама