Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

”Экояз 2022” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар

Татарстан Республикасында экологик ике айлык кысаларында “Экояз” акциясе үтте. Ул ике этапта булды – район һәм республика.

аиләләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый берләшмәләр экологик бәйгенең төрле номинацияләрендә катнаша алдылар.

Бәйгенең республика этабында “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Лаеш районының Никольский урта мәктәбе җиңде. Ә район этабы масштабларында бәйгедә үзләрен  Нармонка авылы балалар бакчасы, Габишево балалар бакчасын тәкъдим иткән Фәсхетдиновлар гаиләсе һәм “Идел яшьләр үзәге” экопредприятиесе танытты.

Безнең районның иң актив экологларын котлау һәм грамоталар тапшыру өчен районның мәгариф идарәсенә экология министрлыгының территориаль идарәсе начальник урынбасары Руслан Аллахбердиев килде. Ул катнашучыларга экология темаларына битараф булмаулары өчен рәхмәт әйтте, җиңүчеләрне котлады, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бәйгенең республика этабында җиңгән Никольский урта мәктәбенең экологик проекты җитәкчесе Елена Сәлимуллина катнашучыларга үзенең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Елена Анатольевна үз чыгышын мәктәптә экологик юнәлештә үткәрелгән чаралардан видеоматериаллар белән алып барды. Бу эш белән мавыккан педагогны зал алкышларга күмде.

“Экояз” бәйгесенә йомгак ясау бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ”Экояз 2022” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар