Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

ЕНВД үз эшчәнлеген туктата

​​​​​​​ЕНВД салым салу системасы 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булудан туктый. Димәк, 2021 ел җитү белән барлык ЕНВД түләүчеләр («вмененщиклар»)  автомат рәвештә юкка чыгачак, дигән сүз.

Бу ЕНВД түләүчеләргә әлеге керемгә бердәм салым түләүче сыйфатында исәптән төшерү турында гариза бирергә кирәк булачак, дигән сүзме? Бөтенләй юк. Түләүчеләр тарафыннан мондый гариза эшчәнлек алып баруны туктатканда яки салым салуның башка режимына күчкәндә тапшырыла.

Бу очракта ЕНВДдан баш тарту - салым түләүченең инициативасы түгел. Шуңа күрә 2021 елдан башлап оешмаларга да, шәхси эшмәкәрләргә дә «вмененщик» буларак исәптән төшерү турында гариза бирергә кирәкми. Исәптән төшерү автомат рәвештә булачак. Шул ук вакытта салым хезмәткәрләре элеккеге ЕНВД түләүчеләргә исәптән төшерү турында хәбәрләр җибәрмәячәк.

Тик шуны истә тотыгыз, 2020 елның 31 декабренә кадәр ЕНВД түләүчеләргә киләчәк өчен салым режимын сайларга кирәк. Әгәр эшмәкәр туры килә торган режимны мөстәкыйль сайламаса, аңа 2021 елдан салым салуның гомуми системасында (ОСН) калу куркынычы яный. Шулай булгач, ЕНВД бетерелгәннән соң, сез салым салуның гадиләштерелгән системасына (УСН) яки патентка күчәргә җыенасыз икән, бу мәсьәлә турында алдан кайгыртырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев