Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Габишевода яңа күп квартирлы йорт төзелде

​​​​​​​Северная урамындагы соципотека буенча төзелгән 56 квартиралы 2нче йортта яшәүчеләргә ачкычлар бирделәр.

Биш катлы йорт ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды инвестицияләре акчасына төзелде. Яңа йортта бюджет өлкәсендә һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр, шулай ук ятим балалар яшәячәк. Дүрт керү урыны булган йортта квартирларның гомуми мәйданы 2 200 кв.м.

Төзелгән йорт чиста бизәлештә, индивидуаль җылыту өчен ике контурлы казаннар, сантехника һәм газ плитәләре,хәбәр итү җайланмасы булган төтен сизә торган әйберләр, су, газ һәм электр энергиясен исәпләгечләр куелган

Йорт яны территориясе дә төзекләндерелгән, аңа яшел зона, спорт һәм балалар мәйданчыклары керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Габишевода яңа күп квартирлы йорт төзелде