Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Гаиләләр өч яшькә кадәрге балалар өчен биш мең сум күләмендә акча алачаклар

РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге Указына ярашлы төстә, ана капиталы хокукына ия яки ия булган Россия гаиләләренә ай саен биш мең сум күләмендә түләү билгеләнә.

Ул 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. 

Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина аңлатма  бирә. 

Ирина Александровна, бу түләүләргә кем дәгъва итә ала? 

- Акча агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә бирелергә тиеш, хәтта сертификат буенча акча тулысынча тотылып бетсә дә. 

Бу ана капиталы суммасында чагылыш тапмаячакмы? 

- Гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме, кискен эпидемиологик хәл аркасында,  федераль бюджеттан бирелә. Ул ана капиталы күләмен киметми һәм башка социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый. Мөмкин булганча, без гаиләләргә түләү хокукы турында шәхсән хәбәр итәрбез. 

Бу ай саен бирелүче түләүне алу өчен нинди документлар бирергә кирәк? 

- Акча алу өчен es.pfrf.ru порталында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә яки  gosuslugi.ru порталында. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми: ПФР кирәк булган очракта барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. 

Гаризаны кайсы вакытка кадәр бирергә мөмкин? 

- Гаризалар 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Гаиләнең тиешле түләү хокукы булган очракта - апрельдән июньгә кадәр барлык айларга түләнәчәк. 

Ә без исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне изоляцияләү чорында ПФрга бары тик алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Клиент хезмәтенә бару датасын һәм вакытын электрон сервис аша, шулай ук сайттагы «Төбәк контактлары / Бүлек структуралары» бүлегендә күрсәтелгән ПФР идарәләренең телефон номерлары буенча билгеләргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы