Хатыныңа кул күтәрсәң...
Лаеш район судында хатынын кыйнап, сәламәтлегенә зыян китергән өчен 46 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Җинаять Усад авылында кылынган. Лаеш районы прокуратурасы гражданин Б. ны гаепләнүне раслады. Тикшерү күрсәткәнчә, ир-ат 2017 елның февраль аенда юктан сәбәп табып, кәнәфидә утырган хатыны йөзенә ике стакан атып бәргән. - Сорау алганда гр. Б. РФ...
Лаеш район судында хатынын кыйнап, сәламәтлегенә зыян китергән өчен 46 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Җинаять Усад авылында кылынган.
Лаеш районы прокуратурасы гражданин Б. ны гаепләнүне раслады. Тикшерү күрсәткәнчә, ир-ат 2017 елның февраль аенда юктан сәбәп табып, кәнәфидә утырган хатыны йөзенә ике стакан атып бәргән.
- Сорау алганда гр. Б. РФ Конституциясенең 51 ст. таянып, җавап бирүдән баш тартты, - дип пркурор урынбасары Динар Гобәйдуллин аңлатма бирә. - Җинаять турында эш Лаеш районы мировой судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев