Һава-десант гаскәрләре көнендә Павел Клетнев каберендә һәйкәл ачылды
Кичә «Курган» мемориаль комплексында Лаеш районында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Кузьмич Клетневка һәйкәл ачылды.
Бу вакыйга турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграмм-каналында сөйләде. Ул искә төшергәнчә, Павел Кузьмич соңгы көннәренә кадәр актив тормыш рәвеше алып барган, 95 яшендә парашют белән сикергән. Рөстәм Нургалиевич фикеренчә, Павел Клетнев яшьләр өчен һәм безнең барыбыз өчен дә, тормышны, Ватанны ничек яратырга кирәклекнең чын үрнәге.
Павел Кузьмич Клетнев 1924 елның 12 ноябрендә Татарстанның Лаеш районы Рагозино авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Шулай ук ул Венгрияне, Австрияне һәм Чехословакияне фашистлардан азат итә. 1947 елда ул мобилизацияләнә һәм Казанга кайта. 37 ел Казан электромеханика заводында эшли. 2022 елның 20 маенда 97 яшендә вафат була. Павел Кузьмич Россиянең иң өлкән десанты була.
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев