Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Иң талантлы балалар өчен Яңа ел бәйрәме

Лаеш район башлыгы чыршысы яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде.

Район мәдәният йортында Лаеш районында иң беренче чыршы бәйрәме булды.

-Бу залга без районның иң яхшы, спортчан, талантлы, иҗат яраткан балаларын җыйдык, - диде котлау сүзендә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов. – Тормышта, укуда, спортта,олимпиадаларда, ярышларда беренчеләр, сез уңышка ирешергә омтыласыз. Гел шулай булсын! Тормыш юлыннан да шулай үтегез! Безнең илебез, безнең киләчәгебез язмышы сезнең кулларда.

Илдус Фатыйхович Татарстанда һәм өлешчә Лаеш районында да яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзелә дип әйтеп үтте. Уку, спорт белән шөгыльләнү, буш вакытны үткәрү өчен лаеклы инфраструктура формалашкан. Район башлыгы якынлашып килүче 2022 елның барыбызга бәхет һәм уңышлар алып килүен теләде.

Район мәктәпләре укучыларының күбесе Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм медальләр алдылар. Республика, Бөтенроссия, халыкара олимпиадалар, фәнни-практик конференцияләр һәм бәйгеләр, яшь профессионаллар һәм World Skills юниор призерлары булган Лаеш техник-икътисад техникумы студентларын да билгеләп киттеләр.

Лаеш укучылары җавап сүзендә Илдус Зариповка шундый бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр һәм үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Михаил Сеспель исемендәге чуаш яшь тамашачылар театры күрсәткән “Морозко” театральләштерелгән тамаша балалар өчен яңа ел бүләге булды. Бу кызыклы спектакль, чын артистлар уйнады. Күңелле, матур, бәйрәм тамашасы балаларга яңа ел кәефе бүләк итте һәм чын сәнгатькә, образларга якынайтты, ә бит аларда ватандашларыбызның  бер генә буыны тәрбияләнмәде.

Яңа ел бәйрәмнәре башлана гына әле. Алда иң кызыклары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев